news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Җәббаров чәчүлекләргә быел кырау начар нәтиҗә ясамавын әйтте

Марат Җәббаров чәчүлекләргә быел кырау начар нәтиҗә ясамавын әйтте
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары катнашты – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, көннәр җылыткач була торган кыраулар быел чәчүлекләргә зыян итмәвен билгеләде. Бу турыда ул Мамадыш районының Олыяз авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсеннән соң әйтте.

«Быел һава торышы бик яхшы. Көннәр җылыткач төшкән кыраулар, былтыргы шикелле безгә кагылмады. Ул кыраулар бик аз булды һәм чәчүлекләрне ныгытты, үсемлекләргә чирләргә каршы торырга булышты. Кышын явым-төшем бик каты булмады, шуңа күрә язын туфракның бер метрлы катламында дым юк иде диярлек. Ләкин яңгырлар туфракны дым белән бик җитди тулыландырды. Бүген күрәбез басуларның ямь-яшел булуын күрәбез. Игенчеләр терлекчелек тармагы өчен азык әзерли. Һава торышы шартлары яхшы булгач, эшләр уңай бара», – дип сөйләде министр.

Шулай ук Җәббаров шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең иң нәтиҗәле һәм еш кулланыла торган төре – мини-фермалар төзүне дә ассызыклап үтте. «Республика буенча терлекләрнең гомуми саны кимесә дә, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучылар тырышлыгы нәтиҗәсендә сыерлар саны 5349 башка артты. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү белән кызыксынучы муниципаль районнарда район бюджетыннан аларга ярдәм итү буенча үз программалары кабул ителә. Мәсәлән, саву аппаратлары бирү. Былтыр 18 районда, гомумән алганда, 9,7 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән, Кукмара һәм Арча районнарында шактый зур ярдәм бирелгән. Мамадыш районы агымдагы елга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппаратлары, терлекләр сатып алу, хезмәтләр күрсәтү өчен башта ук 11,5 миллион сум акча бүлеп куйды. Һәр районга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү буенча үз программасын эшләргә кирәк», – диде ул.

Алдагы зона семинар-киңәшмәсе 26 май көнне Сарман районында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot