news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы: Кече форма хуҗалыкларга ярдәм итү – төп бурычларның берсе

Мамадыш районы башлыгы: Кече форма хуҗалыкларга ярдәм итү – төп бурычларның берсе
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Мамадыш районының Олыяз авылында узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә район башлыгы Вадим Никитин муниципалитетта гамәлгә ашырылучы социаль программалар һәм авыл хуҗалыгы турында сөйләп үтте.

«Кече форма хуҗалыкларга ярдәм итү – төп бурычларның берсе. Без инде авыл хуҗалыгы районы буларак, бүгенге көндә 60 процент халкыбыз авыл җирендә яши. Иң зур проблемаларның берсе булып демография мәсьәләсе тора. Эшче көчләрне авылларга җәлеп итү, аларны анда урнаштыру, торак белән тәэмин итү. Шуннан соң без өч төп муниципаль программа булдырдык», – диде Вадим Никитин журналистлар белән аралашканда.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Алга таба район җитәкчесе авылга кайтучылар өчен булдырылган программалар турында тулырак сөйләде. «Безнең Мамадыш районының авылларына кайтып эшләргә, яшәргә теләгән гаиләләргә муниципалитет хисабыннан йорт төзергә һәм икенчел торакны сатып алырга субсидия бирәбез. Икенче программа – ярдәмче хуҗалык алып барырга ниятләгәннәргә 50 мең күләмендә акча бирәбез, инде республикадан каралган ярдәмне дә күзаллаганда шактый саллы ярдәм чарасы бу. Һәм өченче программа нигезендә: 5 һәм күбрәк сыер асраучы гаиләләргә савым аппаратлары бушка бирәбез. Әлеге көнгә исә 155 гаиләгә мондый җиһазлар тапшырдык», – диде ул.

Шулай ук Вадим Никитин семинардагы чыгышы вакытында Мамадыш районы хуҗалык итү тибы буенча индустриаль-аграр районга кергәнен ассызыклады.

«Авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармагы булып тора. Бу тармакта 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 103 крестьян-фермер хуҗалыгы, сигез кооператив эшли, 1,9 меңнән артык кеше эшли. Узган ел уртача хезмәт хакы 88,5 мең сумны тәшкил итте. Быел Мамадыш районында авыл территорияләрен үстерүгә төрле яңа муниципаль программалар һәм проектлар буенча 55 миллион сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырылган. Ел саен ярдәмче хуҗалыклар барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдән һәм сатудан 4 миллиард сумга якын табыш алалар», – ди ул.

  • Әлеге көндә Мамадыш районында көненә 302 тонна сөт савыла, бу бер сыердан 30,2 килограмм, диләр. Район тарихында беренче мәртәбә тәүлеккә 300 тонна сөт җитештерү күләмен узганнар.
news_right_1
news_right_2
news_bot