Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта узган авыл җире халкының эшлекле активлыгы семинарында булды

Бүген Мамадыш районының Олыяз авылында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда әлеге очрашу буенча фикерләрен белдерде.
«Минем уйлавымча, республиканың авыл халкы активы белән Мамадыш районындагы бүгенге очрашу эшлекле һәм файдалы булды. Докладлар эчтәлекле, саннар белән дәлилләнгән иде. Әлбәттә, сораулар һәм хәл итәсе мәсьәләләр һәрвакыт булды һәм кала. Әйтергә кирәк, Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да, Икътисад министрлыгы һәм башка ведомстволар да бу мәсьәләләрне күз уңында тота. Без авыл җирендә яшәүчеләрнең эшлекле активлыгын хупларга тиешбез», — дип ассызыклады парламент җитәкчесе.
Әлеге семинар-киңәшмәләрнең төп максаты — катлаулы хәлләрне хәл итүдә яңа алымнар табарга тырышу, дәүләт, иҗтимагый һәм кредит оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында тагын бер кат хәбәр итү. Мондый семинарлар кичә, Чистай районында старт алды.
«Безнең республика җитәкчелеге, муниципалитет башлыклары авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, аны үстерү буенча көн дә эшлиләр. Авылда яшәүче халыкның тормышы җиңел түгел. Авылларыбыз халкы нинди дә булса мөмкинлек табып — кошлар үстереп, сыер асрап яки башка төрле итеп җирдә эшләп, продукциясен эшкәртеп, базарга яки башкача аны сатып көн күрә. Республикада бу юнәлештә бик күп ярдәм чаралары карала. Федераль үзәккә дә биредә бүген яңа тәкъдимнәр әйттеләр, без аларны ныклап тирәнрәк карарбыз. Авылларга игътибар кимеми. Авылда яшәүче халыкны хөрмәт итәргә кирәк. Телебезне, динебезне, киемебезне, ризыгыбызны һәм гореф-гадәтләрне авылда яхшырак саклыйлар», — диде Мөхәммәтшин.
- Хәзерге вакытта Мамадыш районында 8 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 103 крестьян-фермер хуҗалыгы, 8 кооператив үз эшчәнлеген алып бара һәм 1986 кеше эшли. Былтыр бу өлкәдә уртача айлык хезмәт хакы 88,5 мең сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз