news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» премиясеннән кергән акчаның бер өлеше гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк

«Манзара» премиясеннән кергән акчаның бер өлеше гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк
Рамил Гали

14 гыйнвар Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Билет сатудан кергән акчаларның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов әйтте.

«Цирк бинасында беренче тапкыр үткәргәндә тамашачылар өчен бик күп бүләкләр алдык. Әмма тормыш 2020 елдан соң үзгәрде. Тамашачы массакүләм чараларга шикләнеп кенә килә. Билет сатудан килгән акча яртысын гына капларлык булса да, без машина уйната идек. Быел керемнәрнең бер өлеше мобилизациягә эләккән егетләргә ярдәм итүгә китәчәк. Тамашачыга машина биргәнче, ул акча ил һәм көн тынычлыгы өчен көрәшүче хәрбиләргә китсә, күпкә файдалы булыр дип уйладык», – диде ул.

Шулай да, тамашада, традициягә тугры калып, лотереяга йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары уйнатылачак. «Узган еллардан ким булмас дип уйлыйм», – диде Айдар Шәймәрданов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100