news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара-2023» спорт һәм музыка премиясендә һәр көрәшчегә дә акчалата приз биреләчәк

Баш батыр чемпион билбавына һәм 100 мең күләмендә акчалата призга ия булачак.

«Манзара-2023» спорт һәм музыка премиясендә һәр көрәшчегә дә акчалата приз биреләчәк
Рамил Гали

14 гыйнвар «Ак Барс» көрәш сараенда «Манзара» спорт һәм музыка премиясе үтәчәк. Премиягә җиде ел дәвамында Татарстанның һәм якын тирә төбәкләрдән иң көчле көрәшчеләр җыела. Быел бәйгедә унөч көрәшче чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен бил алышачак.

«Манзара» – татар көрәше һәм көрәшчеләре өчен бик кирәкле проект. «Манзара» премиясен җиңү – көрәшчеләргә дәрәҗә һәм мәртәбә. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң үзеңне формада тотып әзерләнү, үзеңне күрсәтү дә зур мәгънәгә ия. Ел башыннан ук татар көрәшенә игътибарны арттыру өчен шәп тамаша», – диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Төп алышларда 130 кг кадәр авырлыктагы егетләр көрәшәчәк. Алар – Лаештан Радик Сәлахов һәм Руслан Газизуллин, Теләчедән Раил Нургалиев, Казаннан Булат Мусин, Яр Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов һәм Элдар Хәмитов, Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин, Удмуртиядән Илдар Шабаев, Питрәчтән Алмаз Галиуллин, Сабадан Делюс Закиров һәм Минзәләдән Ришат Гайнетдинов. Илмир Төхвәтуллин белән Ранис Галимуллин иганәчеләр куйган махсус приз өчен көрәшәчәк. 

Шулай ук, быелгы ярышның үзенчәлеге – һәр көрәшчегә дә акчалата приз биреләчәк. Оештыручылар моны «кэш» бирү дип атады.

«Көрәшчеләр чынлап көрәшсен өчен беренче әйләнештә оттырган көрәшчегә дә акчалата бүләк – 10 мең сум бирәбез. Икенче әйләнештә оттырганы 20 мең ала. Баш батыр – 100 мең, икенче урын – 75 мең, өченче – 50 мең, дүртенче урын алган көрәшче 25 мең күләмендә акчалата призга ия булачак», – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Тамашачылар өчен сатылган билетлар буенча бүләкләр уйнату да булачак. «Манзара» премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов бөтен төр аудитория өчен дә күңел ачу мөмкинлеге булачагын әйтте.

«Безнең балалар өчен Кыш Бабай да чакырулы. Тамаша башланыр алдыннан чемпион билбавы белән фотога төшү, танылган спортсменнардан автограф алу мөмкинлеге дә булачак. Тамашачыларга билетлар буенча көнкүреш кирәк-яракларын да уйнатачакбыз. Бөтен яклап та эшләргә тырышабыз», – диде ул.

Премиянең махсус кунаклары – «Казан егетләре» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Салават Фәтхетдинов.

«Манзара» спорт һәм музыка премиясенең рәсми ачылышы 13:00 сәгатьтә. 12:00дә холлда балаларны Кыш Бабай каршы алачак, шунда ук билбау һәм танылган көрәшчеләр белән фотого төшү дә каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100