Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мансур хәзрәт Җәләлетдин коронавирустан саклану өчен дога әйтте
Чын күңелдән дога кылсак, шифасы булмый калмас, ди «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы.
(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Татар-информ» хәбәрчесенә коронавирустан һәм башка авырулардан саклану өчен дога әйтте.
Мансур хәзрәт Җәләлетдинов коронавирустан саклану өчен нинди дога укырга кирәк дигән сорауга «Әгуузү бикәллааһүммә минәл-бәраси вәл-җүнүүни вәл-җү-зәәми, вә мин сәй-ил-әскаам!» (Ий Аллаһым, мине диваналыктан һәм дә төрле яман авырулардан сакла!), дип укырга кирәклеген әйтте. Дин әһеле әйтүенчә, бу башка авырулардан да саклану чарасы.
Хәзрәт мәчетләрне карантинга ябуга каршы. «Россия мөфтиләре мәчетләрне карантинга ябарга кирәк, диләр. Гади вакытта мәчеткә килергә вакыт таба алмаган кешеләр дә, куркыныч хәл булса, мәчеткә омтыла, Аллаһы Тәгаләдән ялварып, коткару сорыйлар. Андый вакытта мәчетләрне ябарга ярамый», — ди Мансур Җәләлетдинов.
Имам-хатыйб мәчетләрдә авырудан саклык чаралары күрүлүен әйтте. «Мәчетләрне юып торабыз, кергәндә кулга дезинфекция ясала, вәгазьләр аша да чисталыкка өндибез, намазлардан соң Аллаһы Тәгаләдән афәтләрдән саклавын сорап догалар кылабыз», — ди ул.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов мәчетләрдә кул биреп күрешмәскә өндәве хакында әйткән иде. Мансур хәзрәт бу тыюны урынсыз дип саный.
«Намаздан соң кул бирешүнең куркынычы юк, чөнки намазга кеше тәһарәт алып чистарынып керә. Аллаһы Тәгалә: „Адәм баласына 99 төрле авыру бирермен, алардан дәва да бирермен“, — дигән. Чын күңелдән дога кылсак, шифасы булмый калмас», — ди Мансур Җәләлетдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз