news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус куркынычы сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намаз вакыты кыскартылачак

Дамир Мөхетдинов кул биреп сәламләшүдән әлегә баш тартып торырга өнди.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Коронавирус таралу сәбәпле, Мәскәү мәчетләрендә намазлар 10-15 минут кына укылачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә РФ Диния Нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов хәбәр итте.

«Җомга намазларын укыганда, хөтбәләрнең берничә җөмләсен генә укып, сөннәтләрне калдырып үткәрәчәкбез. Намаз 10-15 минут булачак. Җомга намазлары үткәрелмәскә дә мөмкин", - диде Дамир Мөхетдинов.

Урынбасар вазгыять даими рәвештә контрольдә булуын әйтте.

"Вазгыять көн дә үзгәреп тора. Намазга кадәр һәм намаздан соң мәчеттә термаль эшкәртү ясала. Мәчеткә керүчеләрнең тән температурасын тикшерәбез. Аның өчен махсус аппаратлар сатып алдык. Бу чаралар, беренче чиратта, Җәмигъ мәчетенә кагыла, чөнки биредә биш мең кеше җыела», — ди Дамир хәзрәт.

Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары кул биреп сәламләшүдән әлегә баш тартып торырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100