news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мансур Хәсәнов – «Кечкенәдән үк белем һәм китап дөньясына тартыла»

Мансур Хәсән улы төбәк Фәннәр академиясен булдыру идеясен алга сөрде, Академия республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1991 ел 30 сентябрь указы белән төзелде.

Мансур Хәсәнов – «Кечкенәдән үк белем һәм китап дөньясына тартыла»

Мансур Хәсәнов 1930 елның 25 июнендә Зәй районы Бигеш авылында игенче, тегүче Хәсән агайның ишле гаиләсендә дөньяга килә. Заманында староста булган Хәйрулла бабасы һәм әти-әнисе, гыйлемле, тырыш затлар буларак, авылдашлары арасында абруй казаналар. Алар үрнәгендә тәрбияләнгән  Мансур кечкенәдән үк белем һәм китап дөньясына тартыла. 1948 елда Алабуга китапханә техникумын уңышлы тәмамлагач, аңа Мәскәү китапханә институтына юллама бирелә.

Башкалада уку исә зур чыгымнар сорый. Сугыштан соңгы авыр еллар. Илдәге күпчелек гаиләләр кебек үк, Хәсәновлар да көч-хәл белән очын-очка ялгап яшиләр. Шуңа күрә егет югары белем алуны беркадәр кичектереп, ике ел дәвамында Поповка авылында уку өе мөдире булып эшли. Бу чор аның киләчәге өчен зур роль уйный – ул авыл халкын агартуның башында тора, шул рәвешле тәүге мәртәбә кешеләр белән турыдан-туры эшләү җаваплылыгын кичерә, һөнәри юнәлеше, акыл хезмәтенә омтылышы формалаша.       

1955 елда Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң, Мансур Хәсәнов аспирантура уза, профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнә.

1958-1961 елларда Мансур Хәсән улы «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире була. 1960 елда үзенең «Галимҗан Ибраһимов: Тормышы һәм иҗат юлы» дигән беренче китабын нәшер итә, ә 1961 елда кандидатлык диссертациясен яклый һәм Казан университетында укытырга калдырыла.

1961 елдан Мансур Хәсәновның төп эш урыны – КПССның Татарстан өлкә комитеты, анда ул лектор, мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары, фән һәм мәктәп секторы мөдире, фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире була. 1971 елда докторлык диссертациясен яклый.

1971 – 1992 елларда Мансур Хәсәнович Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, аннары 1 нче урынбасары булып эшли. Әлеге гаять җаваплы вазифаларны башкарган чорда ул республикабызда гомуми белем бирү, һөнәри-техник һәм югары мәктәп, китапханәләр, музейлар, кино прокаты челтәрен үстерүгә зур өлеш кертә.

Аның турыдан-туры катнашында Татарстанда медицина, педагогика һәм музыка училищелары, Казан мәдәният институты һәм башка күп кенә мәдәни һәм фәнни учреждениеләр ачыла, югары уку йортларына керү имтиханнарын татар телендә тапшыру мөмкинлеге гамәлгә куела.

Мансур Хәсән улы төбәк Фәннәр академиясен булдыру идеясен алга сөрде, Академия республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1991 ел 30 сентябрь указы белән төзелде. Ул Татарстандагы әлеге яңа фәнни оешманың оештыручы академикларының берсе булды һәм аның беренче президенты булып сайланды.

Хәсәновның тырышлыгы белән яңа фәнни юнәлешләр эшләнде, Академия институтлары, шул исәптән Татар энциклопедиясе институты һәм Тарих институты оештырылды. Мансур Хәсәнов Татар энциклопедиясе институтының  тәүге директоры булган чорда ук ул Россиядәге әйдәп баручы фәнни учреждениеләрнең берсенә әверелде.

Академик Хәсәнов – күренекле татар әдипләренең, философларының, композиторларының, фән һәм җәмәгать эшлеклеләренең тормыш юллары, эшчәнлекләре әтрафлы яктыртылган 5 монография, 300 ләп фәнни мәкалә, мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре авторы. Ул татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән күптомлы «Татар энциклопедиясе»нең баш мөхәррире иде.      

Фидакяр хезмәтендәге казанышлары өчен Мансур Хәсәнов 2 Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», 4 нче дәрәҗә  «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнде. 2005 елда аңа Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге бирелде.

2000 елда Мансур Хәсәновның 70 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада ТР Президенты Минтимер Шәймиев хаклы рәвештә: «Узган йөзьеллыкта Татарстан тарихына зур йогынты ясаган шәхесләр исемлегендә дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим, оештыручы Мансур Хәсән улы Хәсәнов та лаеклы урын алыр», – дип билгеләп үтте.

2010 елның 13 мартында Мансур Хәсәнов арабыздан китеп барды. Җәсәде Казанның Арча зиратында җирләнде.

Хезмәт сөючәнлеге, тәвәккәллеге, киң колачлы фикерләү сәләте белән Мансур Хәсән улы Хәсәнов республикабызда, илнең гыйльми даирәсендә тирән ихтирам казанды.    

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100