«Туфан абый исеме белән оештырылган фестиваль – күптән көтелгән, бик актуаль, бик кирәкле фестиваль. Без тагын бер мәртәбә Туфан абыйның чын мәгънәсендә классик булуына инандык. Төрле төбәкләрдән төрле жанрдагы 14 спектакль катнашты бит. Бу – зур могҗиза. Мине иң шатландырганы – Туфан абыйның әсәрләренә яшьләр дә алына, алар Марсель абый Сәлимҗанов куйган спектакльләрне күбесе кабатламыйлар, һәр спектакльдә ниндидер яңа алым бар. Төрле формаларда, авангард стиленә якын килеп куелса да, Туфан абыйның гаҗәеп миллилеге саклана. Татар серен, татар атмосферасын яхшы аңлаган һәм яхшы күрсәткән драматург ул Туфан абый. Миңа калса, фестиваль шушы мохитне – Туфан абый мохитен саклый алды.
Фестиваль турында тагын бер җитди нәрсә әйтәсем килә: бу фестиваль генә түгел, бу – зур аралашу, режиссерлар, артистлар бер-берсенең спектакльләрен карыйлар, бу – ниндидер мәгънәдә мәктәп, чөнки Мәскәү белгечләре дә килде. Мәсәлән, Анастасия Ефремова – бүгенге көндә театр дөньясында бик зур шәхес, бик белемле, бик кызыклы шәхес. Нияз Игъламов та – бүгенге көндә зур театр белгече. Алар бит заманча уйлый торган кешеләр. Шул нәрсә безнең өчен бик кадерле. Аннары без бөтенебез дә шулкадәр уртак тел таптык, безнең арада буш сүз әйтүче кешеләр юк, һәр фикер бик кадерле.
Аңлавымча, Түбән Камада бу – беренче зур театраль фестиваль. Минемчә, беренче адым эшләнде, һәм бу фестиваль турында хәбәр театрларга киң таралачак, киләчәктә, иншаллаһ, тагын яңа спектакльләр дә туар. Туфан абыйның спектакльләре хәзер киң куела икән, бездә дә өмет туа: кайчандыр бу дөньядан киткәч, бәлки, минем спектакльләр дә шулай куелыр. Шундый өмет белән дә яшибез бит әле», – ди ул.
Фестиваль турында фикерләрне «Интертат» газетасы өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.