Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мамадышта Татарстан халкы өчен тау чаңгысы комплексы төзеләчәк
«Комплекс тау чаңгысы һәм сноубордта шуар өчен уңайлы урын. Биредә тау чаңгысы трассалары һәм зиплайн булачак», - диде Анатолий Иванов.
Мамадышта шәһәр халкы һәм кунаклары өчен тау чаңгысы комплексы төзеләчәк. Киләсе елда тау итәкләрен тигезләү һәм муниципалитет чаралары хисабына күтәргечләр урнаштыру планлаштырыла.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов әйтүенчә, экстремаль кышкы спорт төрләре паркы «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсында катнашып, җиңү яуламаган. «Территория барыбер төзекләндереләчәк», - диде ул Хөкүмәт йортында.
«Тау чаңгысы комплексы шәһәр читендә урнашкан, ул урманга терәлеп тора. Тау чаңгысы һәм сноубордта шуар өчен уңайлы урын. Биредә тау чаңгысы трассалары һәм зиплайн булдырырга ниятлибез. Әмма бүгенге көндә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк: парковканы, территориягә керү урынын ясарга кирәк. Монда яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, бу туристларның яраткан урыны булыр дип уйлыйм», - диде ул.
Анатолий Иванов проектның федераль бюджет хисабына гына гамәлгә ашырылмаячагын әйтте. «Проектка төбәк һәм муниципаль бюджеттан акча тотылачак, шулай ук инвесторлар да финанслаячак. Быел муниципаль акча хисабына трассалар төзү эше башланды, күтәргечләр сатып алынды. Киләсе елда республиканың иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында территорияне төзекләндерү башланачак», - диде ул.
Моннан тыш, тау чаңгысы комплексы үсешенә җирле эшмәкәрләр дә үз өлешен кертәчәк: алар сәламәт туклану буенча лекцияләр һәм остаханәләр уздырырга ниятли. «Экопродуктлар маркеты ачыла. Шулай ук кунакханә комплексын төзү буенча да сөйләшүләр алып барыла», - дип йомгаклады район башлыгы.
- Искәртеп үтик, Татарстанда ун шәһәр «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр» бөтенроссия конкурсының федераль грантына дәгъва кыла. Әлеге бәйгедә Мамадыш шәһәре дә гаризасын җибәрәчәк. Җиңгән очракта, 70 млн күләмендә грант бүлеп биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз