news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтәргә китте

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин махсус хәрби операция зонасына ярдәм илтәргә китте
Фото: «Татар-информ» өчен Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте тәкъдим итте

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына 19 фура китте. Йөкне җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Колонна составында гуманитар йөкне Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин озата китте.

«Курскига юл тотабыз. Юлда яңгыр. Без 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм төялгән фура һәм микроавтобус белән барабыз. Төзелеш материаллары, генераторлар, бензопычкы, маскировка челтәрләре, мотоцикл һәм башка кирәк яраклар илтәбез. Якташ хәрбиләр хезмәт иткән частьләр белән элемтәдә торабыз, шуңа күрә дә ниләр кирәк икәнен беләбез, хәбәрләшәбез. Бөтен рәхмәт мамадышлыларга! Районда 4 гуманитар ярдәм җыю штабы эшләп килә, һәр авылда волонтёрлар бар. Волонтёрларыбыз төрле яшьтә, төрле һөнәр ияләре. Аларны Җиңүгә үз өлешләрен кертү теләкләре берләштерә. Үзем гуманитар ярдәмне икенче мәртәбә озата барам», – диде Вадим Никитин «Татар-информ»га.

Әңгәмәдәш билгеләвенчә, гуманитар ярдәм Мамадыш районыннан, гадәттә, айга бер җибәрелеп тора.

«Былтыр октябрь аенда Северо-Донецк якларына барган идем. Ул вакытта 7 урында булдык, егетләр белән күрешеп, аларга ярдәмнәр тапшырдык, ихластан аралаштык. Ә әле мин Рәхмәт хаты да алып барам – Мамадыштан Арина исемле кызыбыз да медицина частендә хезмәт итә. Аның белән күрешәсе иде, шуннан соң Льгов ягындагы якташ солдатлар белән очрашу нияте бар. Үзем алып барган бераз күчтәнәчләрем дә бар. Батыр якташларыбызны күреп, кулларын кысып сөйләшеп кайтасы иде. Тыныч тормыш сагында торган хәрбиләр белән аралашу – әйтеп бетергесез кичерешләр тудыра», – дип ассызыклады муниципалитет башлыгы.

Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында 500 дән артык Мамадыш хәрбие хезмәт итүе билгеле. «Солдатларның гаиләләренә, якыннарына даими төстә ярдәм чаралары күрсәтелеп тора. Хәрбиләрнең 524 баласына 11 юнәлештә социаль билетлар бирелде. Ул билетлар белән мәсәлән, кинога, боз сараена, бассейнга бушлай керә ала, транспортта түләүсез йөри ала. Аннары мәктәптә туклануга да льготалар каралган. Ә инде хәрби якташларыбыз янына бару – ватанпәрвәрлек бурычы. Һәр егетебез – безнең зур район гаиләсе. Ә инде үзебезнең миссияне үтәп кайтуны гаилә һәм күпсанлы райондашлар көтүе аеруча шатландыра», – дип сөйләде Никитин.

  • Мамадыш районында демографик вазгыятьне яхшырту максатыннан, быелдан ЗАГСта теркәлгән һәр яңа туган балага 10 мең, ә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның балаларына 20 мең сум бирелә, – дип хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot