Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районы башлыгы авыл территорияләрен үстерүгә биреләчәк акча күләмен әйтте
Мамадыш районында авыл территорияләрен үстерүгә 55 миллион сумнан күбрәк акча юнәлдереләчәк. Әлеге эш төрле муниципаль программаларны гамәлгә ашыру нигезендә башкарыла. Бу турыда Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә белдергән иде.
«Тулаем алганда, быел авыл территорияләрен үстерүгә төрле яңа муниципаль программалар һәм проектлар буенча 55 миллион сумнан артык акча юнәлдерү планда. Шулай ук агымдагы елда авыл халкына һәм авыл җиренә эшкә урнашучыларга социаль түләүләр бирү һәм икенчел торак сатып алу буенча яңа муниципаль программа башлап җибәрелде. Һәм бу, беренче чиратта, яшьләрне авыл җирлегенә җәлеп итүгә исәпләнгән. Бүгенге көндә 18 граждан әлеге түләүләрне алу өчен документлар әзерли, шуларның 12 – башка районнардан һәм шәһәрләрдән күчеп килүчеләр. Демографик вазгыятьне яхшырту максатыннан, быелдан ЗАГСта теркәлгән һәр яңа туган бала өчен 10 мең, ә махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларның балаларына бу түләү – 20 мең сум», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук Вадим Никитин, авыл җирендә инфраструктура үсеше һәм яшьләр өчен булдырылган ярдәм чараларының әһәмиятен билгеләде. «Безнең бурыч һәм максат: һәр хуҗалыкның икътисади активлыгын тәэмин итү. Авыл хуҗалыгы җитештерүенең кече формаларына дәүләт ярдәменең күләмле чаралары моның өчен яхшы этәргеч. Әлеге көндә төзелә торган юл-коммуналь һәм социаль-мәдәни инфраструктура – авыл территорияләренең җәлеп итүчәнлегенең нигезе. Дәүләтнең бүген тагын да күбрәк авылга таба борылуын әйтү арттыру булмас. Һәм бу хакта сөйләшергә, бу турыда мәгълүмат бирергә һәм файдаланырга кирәк», – дип ассызыклады район җитәкчесе.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Муниципалитет башлыгы чыгышы вакытында юлларны төзү һәм ремонт эшләре башкару мәсьәләсенә дә тукталды. Алар «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында төзекләндерелә.
«Районның җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү һәм карап тоту мәсьәләләре проблемалы булып кала бирә әлегә. Торак пунктлар арасындагы муниципаль юлларның гомуми озынлыгы 119 км тәшкил итә, шуның 11 процентына гына асфальт-бетон җәелгән. Шул ук вакытта авыл торак пунктларының юл-урам челтәре 10 проценты гына асфальт-бетон белән түшәлгән. Ел саен авыл җирендә гражданнарның үзара салым акчаларының төп өлеше җирле юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга тотыла», – дип сөйләде ул.
- Әлеге вакытта Мамадыш районының 11000 шәхси хуҗалыгында авыл халкы мал-туар асрый, яшелчә, җиләк-җимеш культуралары үстерә һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Бүген шәхси секторда 7801 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 3193 сыер асрала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз