Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин: Дәүләт һәм район ярдәме авыл халкы өчен мөһим

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, дәүләт һәм муниципалитет тарафыннан булдырылган ярдәм чараларының мөһим булуын билгеләде. Бу хакта ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә әйтте.
«Авыл хуҗалыгы җитештерүенең кече формаларын саклап калу һәм үстерү нигездә дәүләт һәм район ярдәме чараларына, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләренең булуына бәйле. Дәүләт һәм район ярдәме авыл халкы өчен мөһим. Республика җитәкчелеге ярдәме белән район икътисадының хәзерге локомотивларын, төбәктә дә әһәмиятле булган авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрен: сыр, спирт һәм балык заводлары, район кулланучылар җәмгыяте саклап калынды. Шулай ук ит комбинаты һәм колбаса цехы уңышлы эшләп килә», – дип ассызыклады Вадим Никитин.
Шулай ук муниципалитет җитәкчесе райондагы фермерлары турында сөйләп үтте.
«Кече хуҗалыкларны нәтиҗәле үсеше – республиканың фермерларга һәм кооперативларга грантлар, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр ярдәмендә мөмкин булды. Яшь фермерларга ярдәм итү һәм гаилә фермаларын үстерү программалары буенча 9 ел эчендә 55 крестьян-фермер хуҗалыгы 144,3 миллион сум грант откан. Шул исәптә узган ел 2 КФХ 7,9 миллион сум күләмендә ярдәм алуга ирешкән. Соңгы 3 елда гына да шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә 51 миллион сум дәүләт ярдәме бүленгән. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә 103 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Алар арасында 55 гаилә фермасы, шуларның 26 сөтчелек юнәлешендәге, 8 югары технологияле, 10 мөгезле эре терлек симертү 4 ат, 2 сарык һәм 3 кошчылык фермасы», – ди ул.
Әлеге вакытта Мамадыш районының гаилә фермаларында 2281 баш мөгезле эре терлек бар, диделәр. Фермер хуҗалыклары 15 300 гектар җирне эшкәртә, бу районның чәчүлек мәйданының 16 процентын тәшкил итүен әйттеләр. Узган ел фермер хуҗалыклары тарафыннан 25,1 мең тонна ашлык җыеп алынган, 5653 тонна сөт һәм 429 тонна ит җитештерелгән. Тулаем алганда районда 16 мең гектар көзге һәм 40 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән.
Шулай ук Никитин минифермалар төзү мәсьәләсенә дә тукталып үтте. «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекчелекне үстерүгә «Минифермалар төзү» программасын гамәлгә ашыру да уңай тәэсир бирде. Районда барлыгы 55 миллион 350 мең сумлык акчаны – 240 шәхси ярдәмче хуҗалык 100-600 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме буларак алалды», – диде ул.
- Мамадыш районында авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүенең яңа төрләрен дә кертә башлаганнар: балык, мәрсин маймычлары үрчетү һәм уылдык ясау.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз