Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадыш районы башлыгы Бакалы районы керәшеннәре концертында чыгыш ясады
Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре «Җакын дуслар җыелгач» дигән концерт тамашасын тәкъдим итте. Бакалы районында керәшен халкы 11 зур һәм 10 кечкенә авылда төпләнеп яши. Концерт – керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге үткәргән декаданың йомгаклау тантанасы буларак үткәрелде. Чараны Мамадыш районы башлыгы, Татарстан Керәшен иҗтимагый оешмасының идарә әгъзасы Вадим Никитин да тамаша кылды һәм фикерләре белән бүлеште.
«Республикабызның Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Михайлович Егоров һәм шәхсән үз исемемнән шундый матур чара белән тәбрик итәргә һәм рәхмәт сүзләремне җиткерергә рөхсәт итегез. Чыннан да, без сезнең белән бәхетле, чөнки үзебезнең – керәшеннәребезнең гореф-гадәтләре, үзебезнең сәнгатебез бар, үзебезнең тәм-томнарыбыз бар. Һәм үзебезгә генә хас мелизмабыз, фольклорыбыз бар – алар безнең йөзебез. Бүген республика җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм аның командасына рәхмәтебезне белдерәбез», – дип ассызыклады Вадим Никитин.

Муниципалитет җитәкчесе Бакалы керәшеннәренең мәдәни һәм иҗтимагый тормышта актив булуын да әйтте.
«Безгә шушы матур республикабызда бөтен милләтләрнең дә сәнгатен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен бертигез дәрәҗәдә саклап калырга һәм үстерергә мөмкинлек булдырылган. Безнең республика күпмилләтле. Мамадышыбызда гына да төрле халык бәйрәмнәрен шаулатып-гөрләтеп уздырабыз. Әйтеп бетергесез зур күләмдә Питрау бәйрәме үткәрелә – ул 50 меңнән артык кешене Җөри авылының Тырлау аланына җыя. Ничәмә фольклор ансамбльне җәлеп итә: Бакалы районы да биредә үзләренең ишегалларын оештыра, «Керәшен чибәре» бәйгесендә дә катнашалар. Аның өчен аерым рәхмәт сезгә», – дип билгеләде ул.

Шулай ук Никитин, Бакалы районы белән хезмәттәшлек итү һәм үзара тәҗрибә алу, уртаклашу идеясен дә тәкъдим итте.
«Керәшен мәдәнияте һәм сәнгатенең өч баганасы бар, дип әйтәбез: үзенең дәүләт газетасы, дәүләт ансамбле һәм үзенең дәүләт сәнгать-мәдәният үзәге бар. Шул ук вакытта үземнән генә өстәп куям, дүртенче баганасы – Җөридә узучы Питрау. Алга таба да бу баганалар үсешкә мөмкинлек бирсен. Үзем менә яңа яшь җитәкче булганлыктан Бакалы районын күргәнем булмады. Экраннар аша гына булса да аларның матур табигатьле җирдә гомер итүләрен, матур елгалары, ә иң мөһиме матур халыклары барлыгын күрдек. Минем, һичшиксез, Бакалыны барып күрәсем килә. Мәдәнияттә генә түгел, социаль-икътисади өлкәдә дә хезмәттәшлек итәсебез килә», – дип йомгаклады ул сүзен.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз