news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Башкортстанның Бакалы керәшеннәре декадасы концерт белән йомгакланды

Казанда Башкортстанның Бакалы керәшеннәре декадасы концерт белән йомгакланды
Фото: «Татар-информ», Милена Новикова

Керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәге Казанда Башкортстанның Бакалы районы керәшеннәре декадасын үткәрүе турында язып чыккан идек инде. Кичә Бакалы районының сәнгать осталары һәм күпсанлы ансамбльләре катнашында ТР Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә «Җакын дуслар җыелгач» дип аталган зур йомгаклау концерты узды. Башкортстан Республикасы керәшеннәренең Республика милли-мәдәни үзәге рәисе Геннадий Марков билгеләвенчә, мондый декада уздыруның әһәмияте гаять зур

«Бик мәгънәле, ямьле һәм чыннан да халыкны берләштерә торган декада үтте. Мин бик рәхмәтле, матур итеп каршы алдыгыз. Хөрмәт иттегез. Безнең халык, республика, Бакалы районы өчен – бу зур ярдәм. Без берләшәбез, аралашабыз. Районыбызда үзара дуслыкта һәм татулыкта 17 милләт яши. Бәйрәмнәребезне бергәләп үткәрәбез. Бүгенге бәйрәм тантанасы да безгә көч өсти, үзебезнең гореф-гадәтләрне искә төшерәбез, милли традицияләрне үстерәбез. Ел саен Мамадыш районындагы Питрауларда катнашабыз», – дип белдерде ул.

Марков шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан халыкларның традицияләрен саклауга юнәлтелгән хезмәтләрнең нәтиҗәле булуын да ассызыклады. Керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егоровның тырышлыгын һәм булдыклыгын билгеләп үтте.

«Үзебезнең Бакалы районында Сабантуйлар бик яхшы һәм матур үтә, шулай да сездә грандиозрак оештырыла. Сездән үрнәк алабыз, киләчәктә дә бердәм булып яшик. Исәнлек-саулык, тазалык һәм уңышлар барыгызга да», – диде җитәкче.

Концерт Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның «Бакалым – туган ягым» җырын башкаруы белән башланып киткән иде. Алга таба сәхнәне керәшен, татар, башкорт һәм рус иҗат коллективлары чыгышлары бизәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot