news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мал сую цехлары өчен стандартлар эшләргә кирәк — Теләче фермеры Зөфәр Нәҗмиев

Бу тәкъдимне Марат Әхмәтов та хуплады.

Мал сую цехлары өчен стандартлар эшләргә кирәк — Теләче фермеры Зөфәр Нәҗмиев
agro.tatarstan.ru

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мал сую цехларын бер төрле стандартларга туры китереп эшләргә кирәк. Теләче районындагы “Бәрәкат” кооперативы җитәкчесе Зөфәр Нәзмиев Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында бүген шундый фикер җиткерде.

“Без инде бер ел дәвамында мал сую цехларын өйрәнәбез, төзибез. Бу эшне башлап җибәрүче кооператив әгъзаларының көче, теләге булып та, финанс мөмкинлекләре булмаска мөмкин. Ярдәмнең 20 процентын муниципалитетлар күрсәтә алмасмы икән. Тагын бер үтенеч: мал сую цехлары белән бәйле. Мин республикадагы шундый объектларны карап, өйрәнеп йөрдем. Сыйфатлы, яхшы төзелгән цехлар аз. Хәзер аларның кыяфәте нинди: 4 дивар, канализация һәм пычак тоткан кеше. Юк, бу мал сую цехы түгел”, - диде Зөфәр Нәҗмиев.

Бу тәкъдимне ТР Премьер-министры урынбасары-республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та хуплады.

“Ул дөрес мәсьәлә күтәрә, безгә бу өлкәдә нинди дә булса уртаклык табу кирәк”, - диде министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100