news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Максим Топилин: Татарстан – бер күрүдә ярату ул!

Максим Топилин: Татарстан – бер күрүдә ярату ул!
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Татарстан Республикасы бер күрүдә үк яраттыра, дип белдерде Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин, ул төбәкне парламентның түбән палатасында тәкъдим итә. Топилин билгеләп үтүенчә, РФ Президенты Владимир Путин республиканы очраклы рәвештә генә масштаблы халыкара вакыйгаларның «тарту үзәге» дип атамады.

«Татарстан - бер күрүдә ярату ул! Шәхсән мин республика, анда яшәүчеләр һәм җитәкчелек белән депутатлык эшчәнлегем башланганнан бирле актив эшлим. Биредәге халыкның хезмәт сөючән, инициативалы, актив, кыю булуы, карар кабул итү, эксперимент ясау һәм күп нәрсәдә беренче булудан курыкмавы турында ышанып әйтә алам. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Татарстан һәрвакыт лидерлар рәтендә һәм табигый рәвештә масштаблы халыкара чараларны тарту үзәгенә әверелә», - диде сәясәтче «Татар-информ» агентлыгына.

Топилин билгеләп үткәнчә, Татарстанда дөнья масштабындагы һәм әһәмиятендәге чаралар үткәреп кенә калмыйлар, ә күп кенә перспективалы закон проектларын сыныйлар да.

«Мисал өчен, хәзер биредә партнерлык финанславы, ислам банкингы буенча закон актив рәвештә гамәлгә кертелә, ул халыкара партнерларны республикага җәлеп итәргә һәм төбәк үсеше өчен тагын бер драйверга әверелергә тиеш», - диде депутат.

Парламентарий Татарстанның бүгенге уңышы – республика җитәкчелеге һәм анда яшәүчеләрнең уртак эш нәтиҗәсе булуын белдерде. Топилин 2024 елда Казанда «БРИКС уеннары» һәм «Киләчәк уеннары»ның һичшиксез югары дәрәҗәдә узачагын билгеләп үтте.

  • Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин, «Туры элемтә» вакытында «Татар-информ» агентлыгы журналистының соравына җавап биреп, Татарстанны Россия төбәкләренең динамик үсешендә иң яхшы үрнәкләрнең берсе дип атаган иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100