news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин ни өчен БРИКС саммиты Казанда узачагын аңлатты

РФ Президенты Владимир Путин ни өчен Казан БРИКС саммиты уздыру урыны буларак сайланганын аңлатты. Бу хакта ул туры элемтә барышында сөйләде.

«Татарстан – бөтен ил өчен үрнәк булган, яхшы гына үсеш алучы төбәк. Анда конфессияләр һәм милләтләр арасында мөнәсәбәтләр нык, шуңа күрә 2024 елда БРИКС саммитын уздыру нәкъ менә Казанга ышанып тапшырылды», – диде Путин «Татар-информ» хәбәрчесе Артур Халиулов соравына җавабында.

«Татарстан бик яхшы үсеш ала, ә Казан – иң яхшы үрнәкләрнең берсе. Яхшы шартлар тудырылган. Республика җитәкчелеге яхшы эшли. Шулай ук, республикада халыкның эчке культурасы дәрәҗәсе сокландыра һәм хөрмәткә лаек», – диде Президент.

Ул Татарстанда инфраструктура да яхшы үсеш алуын билгеләп үтте. Казан спорт, сәяси чараларны да уңышлы үткәрде, шуңа күрә үзенә җәлеп итеп тора, ди Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot