news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус операция вакытында үлгән Илнур Сибгатуллинны иртәгә Түбән Камада җирлиләр

Хушлашу Түбән Камада иртәнге унда башлана.

(Казан, 1 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Иртәгә, 2 мартта, Түбән Камада Илнур Сибгатуллинны соңгы юлга озаталар. Ул Украинадагы махсус хәрби операция вакытында 26 февральдә һәлак булган.

«Тантаналы митинг Җиңү монументы мәйданында уза, аннары зиратка (мөселман зиратындагы Геройлар Аллеясына) бару оештырыла. Хушлашу иртәнге унда башлана. Автобуслар биреләчәк», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка Татарстанның Түбән Кама районы администрациясендә.

Гвардия сержанты Илнур Сибгатуллин 1991 елның 19 сентябрендә туа. 2008 елга кадәр Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә белем алып, шул ук елны Казан югары артиллерия команда училищесына укырга керә. Ике елдан соң аннан үз теләге белән чыгарыла.

2013 елның маенда контракт белән хәрби хезмәткә алына, документлар Түбән Кама хәрби комиссариаты аша рәсмиләштерелә. Хезмәт итү өчен Ульяновскидагы 73612 хәрби частькә җибәрелә.

Илнур Сибгатуллин өйләнгән, балалары юк.

  • Хәрби бурычын үтәгәндә Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100