news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Безнең республика беренче югалту кичерде

Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр ителә.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Хәрби бурычын үтәгәндә Түбән Кама егете Илнур Сибгатуллин һәлак булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашу белдерде.

«Кызганычка каршы, безнең республика беренче югалту кичерде. Түбән Камада туып-үскән якташыбыз Илнур Сибгатуллинның һәлак булуы турында хәбәр тирән кайгы белән кабул ителде. Хәрби бурычын үтәп, сержант-контрактчыбыз батырлык үрнәге күрсәтте. Аның үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышларга карар кылуы — үз халкының лаеклы улы булу билгесе», — диелә хәбәрдә.

24 февраль иртәсендә Россия Президенты Владимир Путин ил гражданнарына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, Ул Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Киев агрессиясенә каршы ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, дип белдерде. Дәүләт башлыгы махсус хәрби операция башлануын хәбәр итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100