news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгъзүм Сәлахов профессиональ нигездә Татарстан Дәүләт Советының даими депутаты булды

Мәгъзүм Сәлахов профессиональ нигездә Татарстан Дәүләт Советының даими депутаты булды
Фото: «Татар-информ» архивы

Мәгъзүм Сәлахов даими профессиональ нигездә эшләү өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Карар республика парламентының 45 нче утырышында бертавыштан кабул ителде.

«Сәлахов Мәгъзүм Хәлимулла улыннан аны даими профессиональ нигездә эшләү өчен депутат итеп сайлау үтенече белән гариза килде», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Сәлахов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы булып калачак.

Моңа кадәр ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты иде. 11 июльдә бу вазифага Татарстан Республикасының цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе фонды башлыгы Рифкать Миңнеханов сайланды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot