Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе президенты итеп сайланды

Татарстанның Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе рәисе, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт оешмасы башлыгы Рифкать Миңнехановны республиканың Фәннәр академиясе президенты итеп сайладылар. Аны бу вазифага билгеләнүе белән Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең Телеграм-каналында котлаган.
«Цифрлы бурычлар буенча тыгыз хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип ышанам», – дип язган Айрат Хәйруллин.
Яшерен тавыш бирүдә Миңнеханов кандидатурасына 110 кешедән 109 кеше тавыш биргән, дип хәбәр ителә.
Искәртеп үтик, 23 июньдә Рифкать Миңнехановның, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннең һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созиновның республика Фәннәр академиясенең гамәлдәге әгъзалары (академиклар) булып сайлануы мәгълүм булган иде.
Рифкать Миңнеханов 1955 елда ТАССРның Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. Казан югары хәрби инженерлык училищесында укый. Совет гаскәрләре төркеме составында Германиядә, Казан югары хәрби инженерлык училищесында хезмәт итә.
1990-1992 елларда укытучы, соңыннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
1997-2016 елларда Татарстан буенча ЮХИДИ хезмәте җитәкчесе – Татарстан буенча юл хәрәкәте иминлеге буенча баш дәүләт инспекторы.
2016 елның ноябреннән «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы директоры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз