news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Магнитогорск активистлары Казан кунакларын «соңгы татарлар» язуы белән каршы алды

Магнитогорск активистлары Казан кунакларын «соңгы татарлар» язуы белән каршы алды
Гөлүзә Ибраһимова

Магнитогорск татарлары Казаннан килгән язучылар һәм журналистлар төркемен «Соңгы татарлар» дигән язу белән каршы алды.

Өч ир-ат: «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадиминур Таһиров, тарихи китаплар авторы Салават Әхмәтҗанов һәм татар активисты Рәис Шәйдуллин вокзалда «соңгы татарлар» дигән язу белән каршы алды. 

«Шулай оригиналь итеп каршы алырга булдык», – дип елмайды ир-атлар. 

Кадиминур Таһиров сүзләренчә, шәһәрдә 40 меңләп татар яши. Өлкәдә татарлар саны 50 меңгә кимесә дә, шәһәрдә артты, дип сөйләде ул.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot