Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Магнитогорск татарлары: Өлкәдә татарлар кимесә дә, шәһәрдә 8,3 процентка артты
Җанисәп нәтиҗәсендә Магнитогорск шәһәрендә татарларның саны артуы күзәтелгән.
«Шәһәрдә 40-45 татар яши дип сизәбез. Бүгенге көндә 23 мең кеше татар дип язылган. 2010 елдагы җанисәп белән чагыштырганда халык саны 8,3 процентка арттты. Татарларда үзаң көчәйде», - дип сөйләде Магнитогорск шәһәренең «Татар рухы» милли-мәдәни автономиясе рәисе Кадиминур Таһиров.
Ул татар активистларының тырышлыгын ассызыклады.
«Без тарих ягыннан ныклап эшләдек, китаплар чыгардык. Монда 1930 нчы елларда репрессияләнгән халыкны җибәргәннәр. Алар тарихны баларына аңлатып сөйләмәде, оялды. Бу шәһәрне, комбинатны татарлар төзегән. Шуның өчен без үзебезне мескен, куылган халык итеп күрсәтергә тиеш түгел. Без тарихыбызны горурланып сөйләдек», - дип сөйләде ул.
Ул 9 татар коллективының атна саен бәйрәмнәр үткәрүен әйтте. Татар активистлары бер мәктәптә татар телен өйрәнү буенча түгәрәк оештырган. Телне якшәмбе мәктәпләрендә дә өйрәтәләр.
Шул ук вакытта Чиләбе өлкәсендә татарлар саны 50 мең кешегә кимегән.
Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының баш мөхәррирләре һәм журналистлар Магнитогорск татарлары белән очрашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз