Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәгариф һәм фән министры: Хезмәт хакы мәсьәләсе генә мәгарифтәге проблемаларны хәл итми
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, хезмәт хакын арттырып кына мәгарифтәге проблемаларны хәл итеп бетереп булмый.
«Авыл укытучылары белән данлыклы» I республика форумында укытучыларның хезмәт хакы мәсьәләсен күтәрмибез, чөнки безнең укытучыларның уртача хезмәт хакы – 44 мең, балалар бакчаларында бераз кимрәк – 40 мең тирәсе. Проблемалар берничә өлештән тора: белем бирүнең сыйфаты, яшь кадрларның килүе, аларга теләктәшлек белдерү. Республикабызда аларга ярдәм күрсәтелә – быел 1 гыйнвардан яшь укытучыларга өстәмә 2510 сум түләнә. Зур сумма түгел, аңлашыла», - диде ул журналистлар белән очрашуда.
Министр сүзләренчә, әгәр мәктәп, тормыш-яшәеш, авыл халкы, авыл һәм шәһәр укытучылары проблемаларын хезмәт хакына бәйләп карасак, берни дә хәл итеп булмаячак.
«Иң мөһиме – без илебез патриотларын тәрбияләргә тиешбез, бу эштә төп миссияне укытучылар үти. Без укытучыларның эшчәнлеген тиешенчә бәяләргә, аларны хөрмәт итәргә, аларга карата игътибарны, мәхәббәтне кызганмаска тиешбез. Проблемаларны уктыучылардан эзләргә кирәкми. Идеаль кешеләр юк, һәр кешенең проблемасы бар», - диде ул.
Илсур Һадиуллин укытучыга карата һәрчак сорау туачак, дигән фикердә. «Сораулар буенча фикер алышабыз, кайбер проблемаларны хәл итәргә авыл укытучылары ярдәм итә. Мәктәпләр, бакчалар төзелә, хезмәт хакы беркемгә дә беркайчан да җитми. Аңа гына бәйләп карарга ярамый. Гомуми ситуацияне бәяләргә кирәк. Укытучы булу беркайчан да җиңел булмаган. Укытучы булу һәрвакытта мактаулы булды», - диде ул.
Министр авыл укытучысына көч, бурыч күбрәк йөкләнә дип саный.
«Чөнки ул авылда бер учак булып тора. Аңа әбиләр дә, әтиләр дә, җирле хакимият тә мөрәҗәгать итә. Теге яки бу мәсьәләгә фикерен ничек әйтер икән дип, авыл укытучысының сүзенә колак салалар. Шуңа күрә авыл укытучысына булган хөрмәтне чын мәгънәсендә ихлас йөрәктән әйтергә тиешбез. Без аларны бүләклибез дә, рәхмәт тә әйтәбез. Алар белән горурланабыз, чөнки авыл укытучысы нәрсә генә булмасын, укытучы дигән бөек исемне йөртүче һәм башкаларга нур чәчүче, яктылык бирүче бер илаһи зат», - ди ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз