news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Һадиуллин: Авыл укытучысы – тәрбия, югары белем алу ягыннан авылда үрнәк кеше

Казанда I «Авыл укытучылары» республикакүләм авыл укытучылары форумы узды.

Илсур Һадиуллин: Авыл укытучысы – тәрбия, югары белем алу ягыннан авылда үрнәк кеше
Салават Камалетдинов

«Адымнар» күптелле комплексында авыл укытучыларының «Авыл укытучылары белән данлыклы» I республика форумы узды. Форум үзара хезмәттәшлек итү һәм педагогик тәҗрибә алмашу, авыл укытучысының абруен күтәрү, укытуның һәм тәрбияләүнең яңа формаларын эзләүне стимуллаштыру максатында үткәрелде.

«Бүген форумга 500 кеше җыелды. Авылдамы, шәһәрдәме - кайда гына булмасын, ул укытучы булып кала. Форумда авыл җирлекләрендә булган проблемалар, җитәкчеләрнең җирле укытучыларга ярдәм итүе, авыл укытучыларының абруен күтәрү мәсьәләләре турында сөйләшәбез. Бүген укытучының төп вазифасы – балаларны укыту, тәрбияләү. Авыл укытучысы –тәрбия, югары белем алу, зыялылык ягыннан авылда үрнәк кеше», - диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән очрашуда.

Илсур Һадиуллин Татарстанда 848 мәктәпнең авылда урнашканын, 86 мең баланың авыл мәктәпләрендә белем алуын искәртте. «Форумда күтәрелгән төп мәсьәләләрнең берсе – кадрларның алмашынып торуы. Бөтен мәктәптә кадрлар җитеп бетми. Бүген Казан федераль университетында белем алып, туган авылына кайтып эшләүче укытучылар чыгыш ясады. Кадрлар белән шулай эшләргә кирәк дип, үрнәк китерәм», - диде ул.

«Артык зур проблемалар бар дип әйтмәс идем, чөнки проблема бөтен җирдә дә бар. Тормыш дәвам итә, яшь укытучылар килә, кемдер китә. Шәһәр укытучысыннан аермалы буларак, авыл укытучылары берничә авылга берничә фән укыта. Алар ата-аналар белән эшли, ашау-эчү мәсьәләсен хәл итә. Дәүләт һәм җитәкчеләрнең авыл укытучыларына карата яхшы мөнәсәбәте аларны эшләргә илһамландыра. Аларга нинди эш йөкләнгәнен без бик яхшы беләбез», - диде министр.

Аның фикеренчә, авыл зур миссия үти. «Республикада мәктәпләрнең 60 проценты авыл җирендә урнашкан. Авыл – безне яшәтүче, ашатучы, тәрбияләүче, телне саклаучы һәм телгә булган мәхәббәтне үстереп, аңа яңадан дәрт бирүче. Элек авыл укытучыларына шундый зур игътибар булды. Аны бөтен кеше әйтә: элек шулай иде, хәзер башкача, диләр. Замана үзгәргән саен укытучы гына үзгәрмичә кала алмый, чөнки дөнья үзгәрә», – ди министр.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Педагог һәм остаз елы җәмгыятьнең укытучыларга мөнәсәбәтен үзгәртергә ярдәм итәр дип саный. «Мондый чаралар аша без җәмгыятьнең игътибарын укытучыларга юнәлтә алабыз. Минемчә, укытучы - ул һөнәр түгел, ә сәләт. Бу кешеләрнең исемен бөтен шәһәр белергә тиеш, алар ихтирамга лаек. Мәсәлән, Түбән Камада укытучылар аллеясы булган паркны төзекләндерәләр», - диде ул.

Татарстанда барлыгы 22 мең педагог һәм хезмәткәр исәпләнүе, шуның 11 меңе (ягъни 33 проценты) – авыл укытучылары булуы турында әйтелде. Быел республикада 11 мәктәп төзелә, 4 млрд сум акчага 31 мәктәпкә ремонт ясалачак, шуларның 2,6 млрд сумы - федераль бюджеттан бүленгән.

  • Форум барышында авыл мәктәпләре укытучылары арасында сораштыру үткәрелде, укытучылардан үзләрен борчыган 2 меңгә якын сорау килүе әйтелә. Сораштырылучыларның 33 процентын - мәгариф оешмаларында матди-техник шартлар, 15 процентын - кадрлар, 11 процентын - финанс, 9 процентын - мәктәпләрне саклау һәм аз комплектлылык, 6 процентын - укытучы статусы, 4 процентын - мотивлаштыручы мохит, инклюзия, 3 процентын – интернет кебек мәсьәләләр борчыган.

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыручы авыл җирлеге укытучылары, «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр, Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләүдә катнашучы укытучылар, шулай ук Россия мәгариф академиясе, Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100