Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәгариф һәм фән министрлыгы салкын көннәрдә мәктәптә дәресләр үткәрелмәү турында искәртте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Һава температурсы -23..-32 градус тәшкил итсә, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әйтик, һава температурасы -23 градус булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында, урамда -25 градус булса шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең V-IX сыйныфларында дәресләр булмый.
Моннан тыш, һава температурасы -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең V-IX сыйныфларында, -30 градус булганда авыл мәктәпләренең X-XI сыйныфларында һәм -32 градус булса шәһәр мәктәпләренең X-XI сыйныфларында дәресләр үткәрмәскә рөхсәт ителә.
Һава температурасы -3 градустан түбәнрәк һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаса – башлангыч сыйныфлар, ә температура -10 градустан түбәнрәк һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан көчлерәк булмаса өлкән сыйныф укучылары өчен ачык һавада физкультура дәресләре үткәрергә ярый.
Министрлыкта шулай ук һава температурасы -25 градус һәм аннан түбәнрәк булса мәктәп автобусларында балаларны йөртмәскә һәм муниципалитетлардан читкә чыкмаска киңәш итәләр.
- Cалкыннар аркасында Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин, дип язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз