news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Cалкыннар аркасында Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин

Cалкыннар аркасында Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Якын көннәрдә, пәнҗешәмбе һәм җомга, -25 градуска кадәр салкыннар көтелә, шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында укучыларның дәресләре туктатылырга мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары -25 градус булса, дәресләргә бармый кала ала. 5-9 нчы сыйныфлар өчен, термометр баганасы -27 градуска кадәр төшсә, дәресләр гамәлдән чыгарылачак. Ә югары сыйныф укучылары -32 градуста дәресләрдән азат ителә, дип искә төшерә Казанның Мәгариф идарәсе.

«Мәктәп администрацияләре, салкыннар булганда, нинди очракта укучылар өйдә калганлыгын һәм нинди очракта белем бирү процессын дәвам иткәнлеген үзләре хәл итә. Еш кына балалар мәктәпкә һава температурасына карамастан киләләр яки ата-аналарның аларны калдырырга кешеләре юк – моның өчен дежур сыйныфлар эшли, анда дәресләр гадәти режимда уза», – дип аңлатты идарә җитәкчесе Ирек Ризванов.

Моннан тыш, һава температурасы -25 градустан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәрдән читкә чыгу киңәш ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100