Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәдәният институтында гармунга багышланган фәнни-гамәли түгәрәк өстәл була
16 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» дип исемләнгән йомгаклау гала-концерты алдыннан гармун темасына багышланган фәнни-гамәли түгәрәк өстәл оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының идея авторы Наил Сәгъдиев сөйләде.
«Татарстан Фәннәр академиясе, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәрен чакырдык. Районнан килгән гармунчыларга профессионал гармунчылар белән мастер-класс күрсәтәчәкбез. Алар миңа мөрәҗәгать итеп, дәрес ала алачак. Мин генә түгел, Казан дәүләт мәдәният институтының педагоглары, мөгаллимнәре дә катнаша», - диде ул.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов гармунда уйнап, җырлый белгән һәр кешегә сокланып каравын әйтте. «Чөнки үзем җырлый, уйный белмим. Наил Фәритович әйтүенчә, һәркемне гармунда уйнарга өйрәтеп була. Аның үзенең методикасы бар, икенче, өченче дәрестә уйный башлыйлар», - диде ул.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең алып баручысы, Хөкүмәт чараларын алып баручы, «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруының режиссеры, мөхәррире, алып баручысы, монтажлаучысы, «Гармунтуй» концертының режиссеры, сценарий авторы Айзилә Батырханова гала-концертта гармун тарихы белән бәйле фактлар кергән видеоязма тәкъдим ителәчәген искәртте.
Наил Сәгъдиев «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруы «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак проекты икәнлеген әйтте. «Без ел ярым төрле төбәкләргә барып, тапшырулар әзерлибез. 66 тапшыру эфирга чыкты, тамашачыларны 324 үзешчән гармунчы белән таныштырдык», - диде ул.
«Иң халыкчан тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгерде. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырды. Пермь краенда вертолетка утырып очтык. Очкан вакытта пилот гармунда уйнады. Минем әле мондый күренешне күргәнем булмады», - диде тапшыруның идея авторы.
«Фирдүс Гыймалтдиновка рәхмәт, аның кебек җитәкчеләр булмаса, мирасыбызны күрсәтә алмас идек. Гармунчылар үзләре дә бик тырыш кешеләр. Араларында укытучы, тракторчы, полиция хезмәткәре һ.б. Аларны күрсәтми калу мөмкин түгел. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә, аның җитәкчесе Марат Әхмәтовка да зур рәхмәт», - диде Наил Сәгъдиев.
Ул 9 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казан дәүләт мәдәният институтының 55 еллык юбилее үткәреләчәген әйтте. «Барыгызны чакырам. Җыелган барлык акчаны махсус хәрби операциягә җибәрәбез», - дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз