Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Гармунтуй» гала-концертына килүчеләр үз гармунын бушлай төзәтә ала
16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында «Гармунтуй» йомгаклау гала-концерты була. Гармун осталары гала-концертка килүчеләрнең гармуннарын бушлай төзәтә алачак.
«Казан дәүләт мәдәният институтында укучыларны уен коралларын рәтләргә, ремонт ясарга өйрәтәбез, бу темага лекцияләр укыйбыз. Гала-концертка килгәннәр үзләре белән гармуннарын алып килә ала һәм гармунның торышын бәяләп, мөмкин булса, шунда ук төзәтеп җибәрә алабыз. Бу хезмәтне белем алган студентларыбыз эшли белә, барысы да бушка. Оялып тормагыз, гармуннарыгызны алып килегез», - диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының идея авторы Наил Сәгъдиев.
Аның әйтүенчә, гармун - борынгы уен коралы түгел. «Тарихка күз салсак, ул XIX гасырда гына барлыкка килгән. Аның килеп чыгышы – Италиядә. Гармун моңнары - безнең канда, йөрәктә. Дөрес укытучыга эләксәгез, гармунны кулга алып, инде өченче дәрестә җиңел көйләрне уйнарга өйрәнеп була. Күргәзмәдә гармун коллекциясе ияләре дә катнаша, гармуннарны кулга алып, уйнап карау мөмкинлеге булачак», - диде ул.
2023 елның июнь аеннан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшырулар циклын гамәлгә куя.
Аның максаты – гармун моңын, аның тавышын телевизор экраннары аша яңгырату, онытылып барган көйләрне кабат искә төшерү, үзешчән гармунчылар белән таныштыру. Ел ярым вакыт аралыгында тапшыруның иҗат төркеме Татарстан Республикасының 11 районында булып өлгергән. Актаныш, Саба, Сарман, Апас, Мөслим, Нурлат, Кукмара, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Арча районнары, Мәскәү һәм Екатеринбург шәһәрләре, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләре, Пермь краенда яшәүче үзешчән татар гармунчылары белән таныштырган.
Барлыгы 66 тапшыру эфирга чыккан. «Уйнагыз, гармуннар» тапшыруы 324 үзешчән гармунчыны телеэкраннар аша таныткан, аларның гомер юлы белән таныштырган. Казан дәүләт мәдәният институтының актлар залында «Гармунтуй» концертында республиканың иҗади гаилә ансамбльләрен, гармуннар коллекциясен җыючы үзешчән гармунчылар, яшь гармунчылар чыгышын күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз