news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек буена Коръән аятьләрен укыйлар

«Бу көннәрдә Изге китап аятьләрен уку дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләгә уртак мөрәҗәгатебез буларак кабул ителергә тиеш», - ди оештыручылар.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). 17 марттан башлап, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә тәүлек әйләнәсе Изге Коръән аятьләрен укыйлар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россиянең төп мөселман гыйбадәтханәсендә Коръән уку гадәти хәл. Ә бу көннәрдә Изге китап аятьләрен уку дөньяда коронавирус таралуга бәйле рәвештә Аллаһы Тәгаләгә уртак мөрәҗәгатебез буларак кабул ителергә тиеш, диелә хәбәрдә.

17 мартта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус таралу һәм Мәскәүдә массакүләм җыеннары тыелу белән бәйле карар кабул ителде. Шулай итеп барлык мәчетләрдә күмәк һәм җомга намазлары уку туктатылып тора.

18 мартта Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышы Татарстанның мөселман дини оешмаларында инфекция таралуны булдырмау максатыннан берничә карар кабул итте. Аерым алганда җәмәгать намазларыннан һәм кул биреп күрешүдән тыелып торган киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100