news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Диния нәзарәте җомга намазын онлайн-режимда уку турында карар кабул итте

Җомга намазында читтән торып катнашучыларга барлык шартларны да үтәргә кирәклеге искәртелә.

Россия Диния нәзарәте җомга намазын онлайн-режимда уку турында карар кабул итте
Рамиль Гали

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). 17 мартта Россия мөселманнары Диния нәзарәте Үзәкләштерелгән дини оешмасының Голәмәләр шурасы утырышында коронавирус таралу һәм Мәскәүдә массакүләм җыеннары тыелу белән бәйле карар кабул ителде. Шулай итеп барлык мәчетләрдә күмәк һәм җомга намазлары уку туктатылып тора. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазының мөһимлеген игътибарга алып, намазны онлайн-режимда укырга тәкъдим ителә. Шәһәрнең Җәмигъ мәчете имам-хатыйб, имам, мәэзин һәм мәчет хезмәткәре катнашында җомга вәгазен һәм догаларын online-трансляцияләүне оештырырга тиеш була.

Җомга намазында читтән торып катнашучыларга барлык шартларны да үтәргә кирәк. Моның өчен ният булу фарыз, имам мөнбәргә чыккан мизгелдән алып фарызның ике рәкәгать намазына чакырганчы тынлык сакларга, имам белән бергә фарыз намазы уку мәҗбүри.

Шулай ук бу очракта җомга намазы тәмамлангач фарыз өйлә намазы алдыннан 4 рәкәгать намазын укырга, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100