news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсендә Татарстан күренешләре тәкъдим ителәчәк

Күргәзмәдә Россиянең төрле төбәкләрендәге һәм чит илдәге рәссамнарның да картиналары тәкъдим ителәчәк.

Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсендә Татарстан күренешләре тәкъдим ителәчәк
Владимир Васильев

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 17 июньдә Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге күргәзмә залында «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсендә Татарстан күренешләре тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәне Татарстан Рәссамнар берлеге оештыра.

«Күргәзмәдә Казан, республикабыз авыллары, табигать күренешләре булачак. Татарстанда килгәне булган кешеләргә республика турында рәсемнәр аеруча якын булыр дип уйлыйбыз. Моннан тыш, чарада бүгенге көн, тарих төшерелгән рәсемнәр, портретлар һәм башкалар булачак», — диде Россиянең атказанган, Татарстанның халык рәссамы Зөфәр Гыймаев.

Аның сүзләренчә, «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсендә башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче рәссамнарның да эшләрен күрергә мөмкин булачак.

«Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Чувашия, Кырым, Санкт-Петербург, Мәскәү, Канада, Белоруссия һәм Кыргызстан рәссамнары әсәрләре була», — диде Зөфәр Гыймаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Күргәзмә 5 июльгә кадәр эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100