news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк

Күргәзмә 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 17 июньдә Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлегенең күргәзмә залында «Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе ачыла. Аны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге тәкъдим итә.

Күргәзмә 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Заманча татар сәнгате» күргәзмәсе Мәскәү тамашачысын замандашы — үз телендә, сәнгать телендә һәм бераз «көнчыгыш акценты» белән мөһим темалар турында сөйләүче рәссам белән таныштырырга омтыла, ди оештыручылар.

Мәскәүдә яшәүчеләргә рәсем сәнгате, графика һәм скульптура өлкәсендә эшләүче осталарның 200дән артык эше тәкъдим ителәчәк. Алар үзләрен татар сәнгате белән тиңләштерә.

Күргәзмәдә Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Чувашия Республикасы, Кырым, Санкт-Петербург Мәскәү, Канада, Белоруссия һәм Кыргызстан рәссемнары әсәрләре була.

Мәскәүдә күргәзмә 5 июльгә кадәр эшләячәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100