news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Фәнис Яруллинны искә алдылар

Әдәби-музыкаль кичәдә Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарды, шигырьләрен сөйләде.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Мәскәүдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан әдәби чара узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Әдәби-музыкаль чарада шагыйрьнең җәмәгате Нурсөя ханым Яруллина, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтариев, төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров һәм башка зыялылар катнашты.

Әдәби-музыкаль кичәдә Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова, Зәйнәп Сөләйманова, Динара Фәйсханова һәм Мәскәү өлкәсенең башка артистлары шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарды, шигырьләрен сөйләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot