Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөселман җыенын оештыручы: Кызларга — итагатьлелек, егетләргә ир-ат була белү җитми
Мөселман яшьләре форумы «Мөселманнарның аналары» һәм «Ир-атның яхшы сыйфатлары» темаларына багышлана.
(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Мөселман яшьләре форумын оештыручылар фикеренчә, кызларга итагатьле булырга, ә егетләргә тәвәккәл булырга өйрәнергә кирәк.
«Бүгенге көндә безнең кызларга итагатьле булу, ә егетләргә ир-ат була белү җитми. Унҗиде яшендә бик зирәк булган һәм утыз яшендә дә акыл кереп җитмәгән яшьләр бар. Мөселман яшьләре форумы темалары да шуннан чыгып сайланды», — дип сөйләде Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.
Кызлар өчен форум «Мөселманнарның аналары» темасына багышланачак. «Кызлар белән Пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыннары турында сөйләшергә уйлыйбыз. Гаилә мөнәсәбәтләре нечкәлекләре, өммәтебез аналары булган хатын-кызларның сыйфатлары турында сүз барачак. Ул сыйфатлар бүгенге тормыш яссылыгында каралачак», — дип аңлатты бүлек җитәкчесе.
Егетләр форумда үзләрен сынап карый алачак. «Кайбер егетләр кызларга тәкъдим ясарга да әзер түгел. Без алар өчен чын ирләрчә ныклы форум уздырырга булдык. Алар палаткада яшәячәк. Егетләр төнге походка чыгып китәчәк, анда үзләренә кич аш пешерәчәкләр. Шундый гайре табигый шартларда яшәп карыйлар. Анда спорт белән шөгыльләнү каралган», — дип сөйләде форумны оештыручы «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Шулай ук форумнарда катнашучылар өчен тренинг, мастер-класс, квест, экскурсияләр оештырылачак.
Галерея: XII Мөселман яшьләре форумын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуыннан фоторепортаж
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз