Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәрхүм Надир Дәүләтнең соңгы мәкаләсе - мөһаҗирлек истәлекләре чыкты
«Төрки дөньяның бер очыннан икенчесенә мөһаҗирлек истәлекләре» төрки халыкларның мөһаҗирлеге белән бәйле фәнни мәкаләләр җыентыгына кергән.
(Истанбул, 11 июнь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Дөньякүләм танылган тарих галиме, профессор Надир Дәүләтнең соңгы мәкаләсе басылган «Төрки дөнья һәм һиҗрәт: ватаннан башка ватаннарга» исемле китап дөнья күрде. Ул — төрки халыкларның мөһаҗирлеге белән бәйле фәнни мәкаләләр җыентыгы.
Надир Дәүләтнең үзе исән вакытта язган әлеге мәкаләсе «Төрки дөньяның бер очыннан икенчесенә мөһаҗирлек истәлекләре» дип атала. Автор анда II Бөтендөнья сугышыннан соң Ерак Көнчыгыштан Төркиягә ирекле мигрант статусында күченгән татар-башкортларның мөһаҗирлек темасын яктырткан.
Галим хезмәтендә татар-башкортларның Россия туфракларыннан — Маньчжуриягә, аннан Кореягә, Кытайга, Япониягә күченү вакыйгаларын, сәбәпләрен тасвирлый. Төркия дәүләтенең Япония татарларына Төркиягә килгәнче үк ничек ватандашлык бирүе хакында язган.
Маньчжурияне Совет гаскәрләре басып алганнан соң анда яшәүче кайбер татарларның Советлар Берлегендә калуы, бер өлешенең АКШ, Канада, Австралия кебек илләргә китүе, башка ил тормышына ияләшү, мөһаҗирлек һәм милли үзенчәлекләрне саклау кыенлыклары — әлеге язманың зур өлешен тәшкил итә.
Надир Дәүләт мәкаләсендә Ерак Көнчыгыштан Төркиягә килеп урнашкан татарларның Истанбулда «Тукай бюллетене» газетасы, «Казан» иҗтимагый-мәдәни журнал чыгарулары, «Тукай яшьләре» клубы оештырулары, Истанбул һәм Анкарада «Казан мәдәнияте» җәмгыятьләрен корулары, милли үзенчәлекләрен саклау юнәлешендә башка иҗтимагый эшчәнлекләренә киң урын биргән.
«1949-1958 елларда Кытай һәм Япониядән меңгә якын татар Төркиягә сыена. Алай беркайчан да төрек җәмгыятенә мәшәкать, борчу тудырмаган. Гомуми тикшеренүләр буенча, бу татарлар арасында хәреф танымаучы, укый-яза белмәүчеләр булмау, киресенчә, укымышлылык дәрәҗәсенең югары булуы күзгә ташлана. Аларның җирле халык арасында иң югары хезмәт хакы түләнә торган эшләрдә эшләве, тырыш, тәртипле булуы билгеле», — дип язган Надир Дәүләт үзенең соңгы мәкаләсендә.
Төркиядә нәшер ителгән «Төрки дөнья һәм һиҗрәт: ватаннан башка ватаннарга» исемле китапта Хакан Кырымлы, Абдулкадир Донук, Тимур Коҗаоглу, Әхәт Андиҗан, Абдулваһап Кара, Али Аскәр кебек төрки гыйлем дөньясында билгеле галимнәр тарафыннан язылган мәкаләләр урын алган. Аларны, җыентык хәленә китереп, нәшриятка Истанбул мәдәният университеты халыкара мөнәсәбәтләр галимәсе Чагла Гүл Ясәви әзерләгән.
- Татар-төрек галиме Надир Дәүләт әти-әнисе кабере янында җирләнәчәк
- Истанбулда яман шештән вафат булган галим Надир Дәүләт белән хушлаштылар. Мәрхүм яшүсмер чагында әнисе бәйләп биргән япма белән күмелде.
- «Төрки дөнья һәм фән өчен зур югалту». Истанбулда галим Надир Дәүләтне җирләделәр
- Төркиядә мәрхүм галим Надир Дәүләтнең каберенә таш куелды
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз