news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәрхүм документалист Владимир Ерховның беренче һәм соңгы фильмы күрсәтелде

«Ул русча субтитрларның соңгы вариантын карап чыгып җибәрергә тиеш иде. Ләкин шулай килеп чыкты», — диде «Хыял» фильмының режиссеры Фәрит Дәүләтшин.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Билгеле журналист, сценарист, кинодокументалист Владимир Ерхов сценарие буенча төшерелгән фильм үзенең вафатыннан соң «Мир» кинотеатрында күрсәтелде.

«Ул русча субтитрларның соңгы вариантын карап чыгып җибәрергә тиеш иде. Ләкин шулай килеп чыкты», — диде «Хыял» фильмының режиссеры Фәрит Дәүләтшин.

«Бу Владимир Ерховның беренче фильмы иде. Ни кызганыч, соңгысы булды. Ул бик якты кеше иде. Фильмнан драма ясарга теләмәде. Мин трагик финал ясарга теләгән идем, каршы килде. Өмет калдырды», — дип дәвам итте кинорежиссер.

«Хыял» фильмы нигездә Кариев театры артистлары белән төшерелгән. Фильм эчендә театрда «Кәҗүл читек» спектакле куелу турында да әйтелә.

Фильм кешеләрнең хыяллары һәм шул хыялга омтылышлары турында. Фильмның финалы яңа ел әкиятен хәтерләтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot