news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан журналисты Владимир Ерхов вафат булган

Мәрхүмне соңгы юлга иртәгә озаталар.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә билгеле Казан журналисты, сценарист, режиссер, кинодокументалист Владимир Михайлович Ерхов вафат булган.

Аның белән хушлашу 28 декабрьдә Себер трактындагы 31, а йортта ритуаль залда була.

Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында, хушлашу биш-алты кешелек төркемнәр белән оештырыла. Аннары урамда гомуми чара була. Журналистны Киндери бистәсендәге зиратка җирлиләр.

Владимир Михайлович Ерхов 1959 елның 16 маенда туган. Казан университетының филология факультетын тәмамлаган. 1970 елдан бирле «Кар десанты» отряды эшчәнлегендә катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot