Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөмкинлек булып та, исәпне тигезли алмадык – Зиннәтулла Билалетдинов
"Ак Барс" командасы баш тренеры җиңелүнең сәбәпләрен ачыкларга тырышты.
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Хельсинкида “Йокерит” хоккейчыларына каршы бүгенге уеннан соң уздырылган матбугат конференциясе вакытында “Ак Барс” командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов исәпне тигезләргә мөмкинлекләр булуын билгеләп үтте.
“Минемчә, команда начар уйнамады. Матчның беренче 10 минутында калышсак та, аннары уенны тигезли алдык. Өченче периодта гол кертеп, исәпне тигезләрлек мөмкинлекләр булды. Кызганыч, барып чыкмады”, – диде Зиннәтулла Билалетдинов.
“Ак Барс” командасы баш тренерыннан һөҗүмче Джастин Азеведо турында да сораштылар. Ул “Локомотив”ка каршы уенда имгәнгән иде.
“Хәлләр яхшылардан түгел. Ул билгесез вакытка сафтан чыкты”, – диде Билалетдинов.
Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында бүген 1:3 исәбе белән “Йокерит” командасына оттырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз