ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Соңгы 20 елда татарларның дини кызыксынулары арткан - халыкара конференция нәтиҗәсе
"Ак Барс" хоккейчылары Мәскәүдә ЦСКА командасына оттырды
Казанда “Таян Аллага” татар әдәби конкурсы игълан ителде
Габделхак хәзрәт Саматовның “Милләтебездә Ислам” китабы бастырылды
Илсур Метшин Казандагы нык җимерелгән юлны төзәтүнең бәясен белдерде

Спорт

"Ак Барс" хоккейчылары Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды

17 октябрь 2017, 21:03 , Фото: ak-bars.ru

Финляндия клубының җиңелүләрсез сериясе 15 матчка җитте.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында “Йокерит” командасына оттырды. Хельсинкида узган матч боз хуҗалары файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде.

Хельсинки клубы бу сезонда гаять уңышлы уйный: “Ак Барс” белән очрашуга кадәрге соңгы 14 уенда аларның җиңелгәне юк иде. Инде менә җиңүләр сериясе 15 уенга җитте. Гомумән, сезон башыннан 19 уен уздырган “Йокерит” хоккейчылары төп вакытта бер мәртәбә генә оттырды.

Бүгенге матчның язмышы берникадәр дәрәҗәдә беренче периодта ук хәл ителде: боз хуҗалары Эмиль Гарипов саклаган капкага бер-бер артлы ике алка кертте. Ә “Йокерит”ның бүгенге уенга кадәр көндәшләр капкасына 60 алка кертеп, үзенекенә 23не генә керттерүен уйласак, Казан хоккейчыларына исәпне тигезләве ничек кыен булуы аңлашыла торгандыр.

Шулай булып чыкты да. “Ак Барс” өченче периодта гына җавап кайтара алды. Әмма сөенечле мизгелләр озак дәвам итмәде – хуҗалар өченче тапкыр уңышка ирешеп, уенга нокта куйды.

20 октябрьдә “Ак Барс” Казанда Чиләбенең “Трактор” командасы белән уйный.

КХЛ. Даими чемпионат. “Йокерит” (Хельсинки) – “Ак Барс” (Казан) – 3:1 (2:0, 0:0, 0:1).

1:0 Гилрой (Регин, Енсен, 07:05, күплектә)
2:0 Пильстрём (Анттила, 11:03)
2:1 Секач (Ландер, 50:50)
3:1 Анттила (56:25).

Капкачылар: Заполски – Гарипов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр