Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәптәге фаҗигадә зыян күрүчеләр санының арту сәбәбен аңлаттылар
12 май Татарстанда матәм көне итеп игълан ителде.
(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген 175нче мәктәптә булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең арту сәбәпләрен аңлаттылар.
«Кайбер балалар өйләренә артык дулкынланган, шок хәлендә кайтып киттеләр. Шуннан соң аларның төрле җирләре авырта башлаган», — дип аңлатты хәлне ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков.
Хәзерге вакытта республика хастаханәләрендә 23 кеше ята. Авыр хәлдәгеләрне Мәскәүгә күчерүләре турында язган идек.
«Без һәрбер кешене дә җәрәхәтләре бармы икәнен җентекләп сораштык, карадык. Соңлап мөрәҗәгать итүчеләр арасында сәламәтлегенә авыр һәм урта авырлыкта зыян килгәннәр юк», — дип белдерде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз