news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә фаҗигадә зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк

Хәзерге вакытта табиблар консилиумы әле төгәлләнмәгән.

(Казан, 12 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казанның 175 нче мәктәбендә фаҗига вакытында зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчерләчәк. Бүген «Татар-информ» агентлыгында зыян күрүчеләргә ярдәм итүгә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта билгеле булды.

«Кичәге атышта зыян күргән 3 олы кеше һәм 5 бала Мәскәүгә күчереләчәк. Бу якынча мәгълүмат кына. Табиблар киңәшмәсе әле һаман да төгәлләнмәгән», — дип белдерде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Кичә Казан шәһәренең 175 нче мәктәбендә атыш вакытында 9 кеше һәлак булды. Хәзерге вакытта хастаханәдә 23 кеше дәвалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100