news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләр өчен атнасына ике сәгать татар теле булган уку планнары әзерләнә - Михаил Бабич

Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле “тел мәсьәләсе” хәл ителү турында сөйләде һәм бу проблемадан сәясәт ясамаска өндәде.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга сәфәре вакытында “тел мәсьәләсе” хәл ителү турында сөйләде һәм Владимир Путин йөкләмәсе үтәлешен шәрехләде.

Бабич сүзләренчә, “тел мәсьәләсе” Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка республикалары өчен дә мөһим. Россия Конституциясе буенча илнең бөтен территориясендә рус теле дәүләт теле буларак куелган һәм республикаларга үз дәүләт телләрен кую хокукы бирә. Закон мәктәпләрдә туган телдә һәм дәүләт телләрендә уку хокукын гарантияли.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле фикеренчә, кайбер төбәкләрдә закон нормалары ирекле куелган, бу гражданнарның рус теле һәм туган телләрен өйрәнү хокуклары бозылуга китергән. Шул сәбәпле, РФ Президенты вазгыятьне төзәтү өчен йөкләмә биргән.

“Бүген Идел буе федераль округында дәүләт башлыгы йөкләмәләре округның барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да үтәлгән. Бөтен республикаларда уку планнары үзгәртелгән һәм белем бирү учреждениеләренә тапшырылган. Рус теле сәгатьләре РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән санга җиткерелгән. Округның барлык төбәкләрендә ата-аналар белән балаларның туган телләрен сайлау эшләре төгәлләнгән”, - дип белдерде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Якын арада төбәкләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәгариф учреждениеләре уку планына атнасына ике сәгать татар теле кертелергә мөмкинлеге турында методик күрсәтмә алачак, диде Бабич.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100