news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М. Әхмәтов карабодай республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә игелүен әйтте

Татарстанда карабодай 46 мең гектар мәйданда чәчелгән.

М. Әхмәтов карабодай республика ихтыяҗын канәгатьләндерерлек күләмдә игелүен әйтте
Рамиль Гали

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда карабодай республикага җитәрлек күләмдә генә чәчелгән. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Карабодай мәйданнары үткән елгы дәрәҗәдә. Былтыр бәясе бик начар булды инде. 5-6 сумга кадәр төшеп бетте. Быел нәрсә булыр. Әле эшкәртелмәгән, сатылмаган үткән елгы карабодай запасы да бар. Быел аның күләме республика ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кенә”, - диде министр.

Марат Әхмәтов карабодай ярмасының 46 мең гектар мәйданда игелүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot