news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Әхмәтов: Быел беренче кварталда терлекчеләр бәяләр аермасында 1,5 млрд сум югалткан

Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклана.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Республика терлекчеләренең акчалата табышы без көткәннән күпкә азрак, җитештерү үсеше күзәтелсә дә, беренче квартал нәтиҗәләре буенча акчалата югалту 1,5 млрд сум булган, дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

“Россиянең терлекчелек продукциясе базарында бәя вазгыяте тискәре булуга карамастан, җитештерүне үстерү динамикасын саклап кала алдык”, - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Бигрәк тә сөт вазгыяте кискен тора. Узган ел белән чагыштырганда, сөт табышы 19 процентка төшкән. “Бюджет ярдәме финанс югалтуларны шактый киметте”, - дип тә тынычландырды министр.

Ашлык белән дә шундый күңелсез хәл. Агымдагы елның беренче кварталында узган елга караганда, ашлык ике тапкыр күбрәк сатылган, ә аграрийлар 500 млн сумга азрак акча алган. “Бәяләр буенча 5 елга артка чигендек, ә шул чорда бөртеклеләрне җитештерү чыгымнары 40 процентка артты”, - диде министр.

Бу юнәлештә уңай үзгәрешләр дә бар. Соңгы ике атнада ашлык бәяләре үсә башлады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сезон ахырына бәяләр узган елдагыча булачак, дип өметләнәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100