news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Ачык хакимият принциплары турында закон проекты Конституциягә каршы килә

«Бу закон проекты безне дә Россия Конституциясе нормаларын бозарга мәҗбүр итә», — диде парламент рәисе.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ачык хакимиятнең гомуми принциплары турында» закон проекты РФ Конституциясе нормаларына каршы килгәнен билгеләп узды.

Әлеге мәсьәлә буенча бүген парламент утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, депутат Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Депутатлар закон проектын бертавыштан кире какты.

«Бу теманы хәзер күтәрәсем килми. Утырышның тәнәфесендә шалтыратулар да булды, газеталар да шулай яза инде. Асылын аңламаганнар. Югары вазифаи зат атамасы үзгәрүдә генә түгел… Бу закон проекты Россия Конституциясе нормаларын бозып, тамырдан РФ субъектлары вәкаләтләренә тыкшына, безне дә шушы нормаларны бозарга мәҗбүр итә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта каралгач, Дәүләт Советына киләчәген һәм Татарстан депутатлары аны кабаттан караячагын әйтте.

«Республика парламентының бүгенге сагаюы һәм бу закон проектын кире кагуы аңа җитди үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирер дип ышанасы килә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100