news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәгубә Сыртланова – «Дошман позицияләрендә ул 190 тонна бомба ташлаган»

Батырлыклары өчен Мәгубә Сыртланова ике Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Мәгубә Сыртланова – «Дошман позицияләрендә ул 190 тонна бомба ташлаган»

Мәгубә Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасының Бәләбәй шәһәрендә татар гаиләсендә дөньяга килә. Аның чын фамилиясе – Рахманкулова. Әтисе Хөсәен һәм бабасы сәүдәгәрләр була. Шуңа күрә, эзәрлекләүдән качып, 1922 еллар ахырында гаилә Урта Азия киңлекләрендә сыенырга ниятли. Балачагы кырыс Гражданнар сугышы елларына, Идел буенда ачлык котырынган чорга туры килгән Мәгубә кечкенәдән үк тәвәккәл холыклы булып үсә.

1924 – 1929 елларда Бәләбәйдәге татар-башкорт мәктәбендә укый. Яшүсмер чагында ук ул очучы булырга карар кыла. Бервакыт Бәләбәй читенә самолет төшеп утыра. Беренче караштан уянган мәхәббәт сыман, шулчак кызның күңел түрендә хыял кабына. Автомобиль дә чит-ят нәрсә булып тоелган заманда ул очучыга бензинлы бидоннар алып килергә булыша һәм канатлы гаҗәеп машинага карап таң кала.

Ташкентка күченеп килгәч, Мәгубә Урта Азия дәүләт университетының медицина факультетына укырга керә. Әмма чыгышы гади халыктан түгел дип, аны уку йортыннан чыгаралар. Нәкъ менә шул вакытта Мәгубә әтисенең исемен беркадәр үзгәртеп, туганнары фамилиясен алырга мәҗбүр була һәм шул рәвешчә Мәгубә Гусейновна Сыртланова булып китә. Ул телеграфист хезмәтен башкара, фабрикада эшли һәм һаман да күк хакында уйлана. Кыз Төрекмәнстан авиамаршрутлары өчен утырту мәйданчыклары эзләү белән шөгыльләнүче техник-эзләнүчеләр курсларына керә һәм шулай итеп хыялына якыная.

1930 еллар башында ул Урта Азия Гражданнар һава флоты идарәсе хезмәткәре булып эшли. 1932 елда ведомство тарафыннан үзен Балашовода ачылган өченче берләштерелгән пилотлар һәм авиатехниклар мәктәбенә җибәрүләренә ирешә, анда иң яхшы курсантларның берсе була. Әмма Мәгубә белән тәкъдир яман кылана – булачак хәрби очучылар – ир-атлар өчен урыннарны бушатып, барлык кызларны да укудан алалар. 1935 елда Мәгубә Сыртланова Тбилисига китә, анда авиаремонт остаханәләрендә эшли, параллель рәвештә аэроклубны һәм 1941 елда Грузия ССРның Үзәк планёр мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июлендә Тбилиси шәһәре хәрби комиссариаты Мәгубәне  Кызыл Армия сафларына чакыра. Әмма хәрби частька аны 1942 елның декабрендә генә җибәрәләр. Моның өчен хәрби авиация мәктәбе инструкторы, кече лейтенант Сыртланова тәвәккәл адымга бара – дүртенче һава армиясе командующие Константин Вершинин белән очрашуга ирешә һәм генералны аны фронтка җибәрү мөһимлегенә инандыра.

Дүртенче һава армиясенең кырык алтынчы Тамань гвардия хатын-кызлар төнге бомбардировщиклар авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары, гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртланова Төньяк Кавказда, Тамань ярымутравында, Кырымда, Белоруссиядә, Польшада һәм Германиядә сугыша. Аның По-2 самолетындагы соңгы очышы мең тугыз йөз кырык бишенче елның икенче маенда була.

Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына килгәч, Германия туристлары «Рус-фанер» экспозицияләрен һәм «төн пәриләре» портретларын күрсәтүләрен сорыйлар. Аларны У-2 (По-2) самолетлары һәм шул самолетларда очкан хатын-кызлар кызыксындыра. Төнлә тын гына очып, төгәл рәвештә бомбага тотарга сәләтле «киштәле очкычлар» Германия армиясендә булмаган, диләр. Бәреп төшерелгән шундый бер самолет өчен тимер хач биргәннәр.

Немецлар 46нчы Тамань авиация (хатын-кызлар) полкы очучыларын батырлыклары һәм фанатлыклары өчен «пәриләр» дип атаганнар. Алар төнлә һөҗүм иткәннәр, бәреп төшерелгән очракта әсирлеккә бирелмәгәннәр: янган самолетлар белән бергә һәлак булганнар, дошман солдатлары якынайганда аяк асларына яндыргыч бомбалар ташлаганнар. Егерме биш меңгә якын сугышчан очыш ясалган, шуларның 780е –  Мәгубә Сыртланова исәбендә. Дошман позицияләрендә ул 190 тонна бомба ташлаган.

Батырлыклары өчен Мәгубә Сыртланова ике Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1951 – 1962 елларда Советлар Союзы Герое «Электроприбор» заводында контролер булып эшли. Күп көчен һәм вакытын җәмәгать эшенә бирә, яшьләр белән очраша, Казан укучылары алдында, бигрәк тә илле икенче мәктәптә (хәзер ул гимназия) чыгышлар ясый. Әлеге мәктәптә «Советлар Союзы Герое Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова исемендәге музей» ачылды. Анда пыяла астында очучының шлемы, комбинезоны, парашюты һәм башка шәхси әйберләре саклана.

1971 елның 1 октябрендә Мәгубә Сыртланова вафат була, ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә.

Мәгубә Сыртланова исемен кадерләп хәтердә саклыйлар һәм хөрмәтлиләр. Аның исеме белән Казандагы һәм Бәләбәйдәге урамнар һәм мәктәпләр аталды, мәктәпләрдә музейлары эшли, Казанда, Актүбәдә, Башкортстандагы Бәләбәй, Благовещенск шәһәрләрендә, Кырымдагы Белогорск шәһәрендә Геройга һәйкәлләр, бюстлар куелды һәм истәлекле такталар урнаштырылды.

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланованы Татарстанда һәм Башкортстанда үз каһарманнары дип исәплиләр. Ул – ике республика өчен дә Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100