news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөгезле эре терлек саны арткан һәм кимегән районнар тәгаенләнде — исемлек

Күрсәткечләр 2017 елның 2 ае буенча тәкъдим ителә.

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2017 елда терлек санын арттырган һәм киметкән районнар исемлеге мәгълүм булды. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган утырыш барышында хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, 1 мартка Татарстанда 61,3 тонна ит җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 1 процентка артык. Сөт исә 3,3 процентка артып, 192,4 мең тоннага җиткән. Тавык йомыркасы да, 2016 елның 2 ае белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк булып, 145 млн данә тәшкил иткән.

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстанда хәзергә 745 мең мөгезле эре терлек исәпләнә. Шул исәптән, 249 мең савым сыеры бар. Республиканың Кукмара районында быел мөгезле эре терлекләр саны 1200 башка арткан. Буа, Балтач, Әтнәдә дә үсеш күзәтелә. Әлки, Кама Тамагы районнарында да маллар саны якынча 200 башка арттырылды, дип хәбәр итте министр.

Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, мал санын арттыру бозауларны сатуны киметү һәм яшь бозаулар туу белән бәйле. Быел 2 айда Буада мөгезле эре терлек күләме якынча 400 башка арткан. Алдагы 2 айда алар санын тагын 500 башка арттыру планлаштырыла, диде Радик Даутов.

Тукай, Питрәч, Баулы, Түбән Кама, Лаеш, Югары Ослан — барлыгы 13 муниципаль районда маллар саны, киресенчә, кимү күзәтелә.
Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров сүзләренчә, мал саны кимү — кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгуы һәм шул сәбәпле, мөгезле эре терлекне суеп-сатуына бәйле. “Узган ел белән чагыштырганда, быел бездә терлекләр саны 249 башка кимеде. Район буенча барлыгы 11523 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 4500 е савым сыерлары. Терлек саны кимесә дә, савым сыерлары санын саклап кала алдык”, - диде Ирек Сабиров агентлык хәбәрчесенә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100