news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре студентлар агулану сәбәбен ачыкларга Арчага киткән

Арча педагогика көллиятендә 18 студент билгесез матдә белән агуланган.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган эшче төркем Арча районына киткән. Алар яшүсмерләрнең билгесез матдә белән агулану очрагының сәбәпләрен ачыклау өчен бара. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Министрлык хезмәткәрләре вакыйга урынына китте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча өстәмә мәгълүмат хәбәр ителәчәк”, - диделәр ведомствода.

“Хәзер аларның хәле тотрыклы, табибларда курку тудырмый”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot